Үлем куркынычы астында да Туган иленә, халкына тугрылыклы булып калган
М.Җәлил үзенең батырлыгы белән генә түгел, ә каләме белән дә фашизмга каршы
аяусыз көрәшкән. Фашизмга каршы көрәштә катнашу - Муса Җәлилгә иҗат өчен
бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язарга
өлгерә.
Галимнәр, шагыйрьнең фронт лирикасы иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүен
күрсәтте, дип саный.
Фронттагы шагыйрьне нинди хисләр били соң? Аның өчен, ут астында яшәгәндә,
нинди төшенчәләр кадерле?
“Окоптан хат”, “Каска”, “Госпитальдән”, “Кыз үлеме”, “Тел”, “Европада яз”,
“Хуш, акыллым”, “ Тупчы анты”... Бу шигырьләр сугыш елъязмасы дип аталырга
да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез,
кичерешләре белән танышабыз.
“Хуш, акыллым” шигыре шагыйрьнең хатыны Әминәгә багышланган. Монда
дошман явын җиңеп кайтырга киткән совет солдатының вәгъдәләре бер-бер артлы
тезелә. Көрәш, үлем турында язса да, җанны өтәрлек моңсулык юк. Һәр юлдаҗиңүгә өмет яшеренгән шикелле. Шагыйрь-солдат ил хакына бирелгән гомер өчен
дә үкенмәс кебек.
“Әйдә, җырым!” шигырендә илгә олы мәхәббәт хисләре йөрткән лирик мин белән
очрашабыз:
Җырым, синдә минем гәүдәләнде
Илне сөйгән йөрәк тибешем.
Җырым инде антым:
Яшәсәм дә,
Үлсәм дә - тик туган ил өчен!
1
Без инде фашистның гомуми портреты белән дә танышабыз. Дуңгыз
борынлы, канлы балталы ул. Ерткычларга каршы күтәрелгән совет“Әйдә, җырым!” Муса Җәлил, 2 том, Шиг.(1941-1944) , 156 б.
солдатының да портреты бар: аркасында – юл сумкасы, автомат. Ә йөрәгендә-
көрәш җыры.
“Окоптан хат” исемле бераз күләмлерәк шигырен М.Җәлил якын дусты Гази
Кашшафка багышлаган. Без тагын, мылтык тотып, хатлар укыган, шигырьләр язган
лирик минне күрәбез. Димәк, лирик мингә протатип – шагыйрь бары тик үзе генә.
Хат рәвешендә башланган, язылган бу әсәрендә М.Җәлил солдатларга куелган
шартларны детальләп тасвирламый. Ул утырган тар окоп ике төрле дөньяны бүлеп
торучы бер урын булып күренә. Шуның бер ягында бияләйләр бәйлиләр, корал
коялар, дуслык хисләре юллап, хатлар язалар. Икенче ягында солдат аларның
ышанычын акларга тиеш.
М.Җәлилнең әсирлектәге фашизмга каршы көрәше турында без бик күп
укыдык. Үлем куркынычы астында да Туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап
калган җәлилчеләрнең батырлыгын мәңге онытырга тиеш түгелбез.
М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре туган илебезгә “Моабит дәфтәрләре”
дигән җыентыкка тупланган ике дәфтәре туган илгә әйләнеп кайтты. Бу
әсәрләрендә лирик герой дошманга нәфрәт хисе белән тулы батыр сугышчы, туган
иленә тугрылыклы солдат, тылда калган сөйгәнен, якыннарын, туган ягын
сагынучы гадәти җир кешесе, тыныч хезмәткә сусаган егет образларында килеп
баса. Лирик геройның хис-кичерешләре артында Шагыйрьнең мәхәббәтен, олы
йөрәген күрәбез. Аның иленә тугрылыгы, җиңүгә ышанычы, ярату хисе, фашизмга
нәфрәте шигъри юллардан ташкын булып чыга.
М.Җәлил иптәшләре белән чәнечкеле тимерчыбык эчендә, тоткынлыкта да
фашизмга каршы көрәшә. Алар Идел-Урал легионы төзүдә катнашалар, Фашистлар
бу легионны Белорусь партизаннарына каршы җибәрәләр. Партизаннарга каршы
җибәрелгән татар әсирләре батальоннары, немец офицерларын кырып,
үзебезнекеләргә кушылалар. Алар арасында Югары Шепкә кешесе - Бохраев Вәли
исемле солдат та була, ләкин 1943 нче елның май аенда ул хәбәрсез югала.М.Җәлил һәм җәлилчеләр белән таныш, концлагерьда бергә булган, М.Җәлил
белән 4 тапкыр очрашкан, яшерен оешма эшләрендә катнашкан якташыбыз
Мингалин Фәйзелхак аганы да әйтеп китәсе килә. Ул Аксар авылы кешесе, бүгенге
көндә вафат.
1943 нче елның җәй башларында җәлилче Әхмәт Симаев аны М.Җәлил белән
таныштыра. Симаев Фәйзелхак аганың якын сердәше һәм дусты була. Ул аны ябык
лагерьдан, ышанычлы кешеләр ярдәмендә, Берлинга соратып ала. Аңа һәм тагын
берничә татарга советларга каршы пропаганда алып бару максаты белән төзелгән
бүлектә тәрҗемә итү һәм язу машинкасында басу вазифасы йөкләнә. М.Җәлил үзен
танышканда, Гумеров, дип таныштыра. Листовкалар басу һәм тарату эшендә актив
катнашкан безнең Аксар егете. Моабит төрмәсеннән азат ителеп, туган якларга
кайтканда М.Җәлилнең “Соңгы җырым” шигырен һәм фоторәсемен алып кайта. Ул
аларны 1946 нчы елга кадәр кадерләп саклый, ләкин КГБ тарафыннан кулга
алынганда юкка чыгара. Сатлык җан дип, 8 елга хәрби трибунал аша хөкем ителә.
Фәкать шәхес культы фаш ителгәч, җәлилчеләрне батырлар дип таныгач кына
туган якларына әйләнеп кайта. Аның турындагы истәлекләр Аксар урта мәктәбенең
музеенда саклана.
Сугыш чоры поэзиясендә үлем һәм яшәү хакында М.Җәлил кадәр тирән фәлсәфә
йөртүче булмады шикелле.