Ант...Вәгъдә...Бу сүзләрнең төшенчәсе бик тирән мәгънәгә ия.Тарих барышында,тормышта, язмыш юлларында әлеге сүзләрне кешеләр бик еш кулланган. Адәм балалары нинди генә антлар бирмәгәннәр:кайсы туган илен сакларга ант иткән,кайсы дошманнардан үч алырга сүз биргән,кайберләре әти-әниләре алдында ант сүзен кабатлаган ,сөйгән ярлар бер – берсен мәңгелеккә сөяргә вәгъдәләр биргәннәр.Әйе, ә бит антны әйтү генә түгел, ә үтәргә дә кирәк. Бөек Ватан сугышы чорында күп кенә язучылар әлеге сүзләрне бик еш куллана.
Фатих Кәримнең “Ант” шигырендә Бек Ватан сугышының беренче айлары татар поэзиясендәге ике иң таралган ант һәм озату мотивлары үзәккә куела. Әлеге шигырь тоташ ант сүзләреннән тора.
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә – балам. Син – әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм :
Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм
.
.
Антта ялган пафос, кычкырып торган тәвәккәллек булмаганлыктан, автор җөмлә ахырында үзеннән – үзе соралган өндәү билгесен куюны да кирәк дип тапмый.
Фатих Кәримнең “Совет солдаты” һәм “Сапер”шигырьләрендә солдатның табигый – конкрет образы тудырыла.”Һәр солдатның күкрәк кесәсе”,”туганнардан килгән хат”,”һәр солдатның гадел вөҗданы” һәм “Ватанына биргән ант”.Нәкъ менә “күкрәк кесәсе”,нәкъ менә “гадел вөҗдан”, нәкъ менә “Ватанга биргән ант!”
Һәр солдатның күкрәк кесәсендә
Туганнардан килгән хаты бар;
Һәр солдатның гадел вөҗданында
Ватанына биргән анты бар.
Хәйретдин Мөҗәй“Сугыш көндәлеге”.
Хәйретдин Мөҗәй Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса. Ул фашистлар кулына әсир төшә. Аны 1944 елны үлем җәзасына хөкем итәләр. Аның Ватан сугышы чоры әдәби мирасыннан “Сугыш көндәлеге” исемле язмалары сакланып кала. Аның да “Ант” шигыре әлеге теманы чагылдыра.
Минем антым, аның һәр сүзе
Йөрәктә ут кебек тордылар
.
.
Һәрбер эшем, һәр адымым өчен
Секундамер кебек булдылар.
Мин йөрәктә антны сакладым,
Антым белән илне якладым!
Илем өчен булган көрәштән дә
Бөегрәк нәрсә тапмадым.
Мин йөрәктә антны сакладым,
Антым белән илне якладым!
Илем өчен булган көрәштән дә
Бөегрәк нәрсә тапмадым.
Ш. Маннур “Бәйрәм анты” шигыре.
1941 елда фашизмга каршы сугыш башлану белән, Ш.Маннур, үзе теләп, фронтка китә һәм сугышның ахырына чаклы татарча фронт газеталарының алгы сызыктагы хәрби корреспонденты булып хезмәт итә. Шагыйрь буларак бик яшьли танышу алган Шәйхи Маннур сугыштан соң аеруча актив иҗат итә башлый һәм күренекле әдипкә әверелә. Аның “Бәйрәм анты” шигырендә Ш.Маннур дошманнардан үч алуын тасвирлап бирә,ант итә.
Гәүдәләрен ач бүреләр сөйрәр,
Ә күзләрен козгын актарыр!
Юк! – җиңелмәс бөек совет халкы,
Ун мәртәбә үчен кайтарыр!
М.Җәлилнең шигырьләре.
Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган шигъри авазларның берсе булды. Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән еллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды.Шуларга Муса Җәлилне дә кертеп була.
Поэзиянең шушы көрәшен гәүдәләндереп, шагыйрьләр җыр образын тудырдылар. Әле сугышның беренче чорында ук язылган шигырьләрдән М.Җәлилнең “Әйдә, җырым!” шигыре бу әсәрләрнең иң характерлысы һәм уңышлысы булды дияргә мөмкин. М.Җәлил җырны татар кешеләренең рухи дөньясын ачып бирүче иң күркәм чара итеп гәүдәләндерде.
Биредә инде без җырның беренче сыйфатын – шагыйрьнең анты булуын беләбез. М.Җәлил үз җырын туган илнең бөтен сулышыннан килеп чыккан көй итеп гәүдәләндерә: аның җыры ал кояшлы бәхет бакчасында нәфис гөл төсле чәчәк аткан, аның җыры халык назы белән сугарылган һәм җимешләнгән. Аның җыры туган җирнең чишмәсе төсле яңгыраган.
Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә,туган халкына багышлады.Аның бөтен тормышы – героик тормыш ул.Муса Җәлил үзенең әсәрләрендә күперне шартлатып, дошман утыннан һәлак булган партизанның батырлыгын сурәтли, фашистлар тарафыннан үтерелгән сабый өчен соңгы тамчы канына кадәр сугышырга ант биргән солдатлар турында җырлый. Муса Җәлилнең иҗатында без ант сүзе белән еш очрашабыз.”Егет көче” дигән шигыре дә әлеге теманы яктырткан.
Байрак итеп илгә турылыкны.
Утны – суны кичте бу егет,
Автоматы түгел, аты түгел,
Анты белән көчле бу егет.
Шулай ук “Урман”,”Син онтырсың”,”Юату” һәм башка шигырьләрендә дә без моны ачык күрәбез.
Сәхаб Урайский “Туган җиргә мәхәббәт” шигыре.
Сәхаб Урайский 1907 елның21 декабрендәхәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, бала чактан ук тормышның ачысын татып үсә. 1941–1945 еллардаСовет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм, автотранспорт батальонының политик җитәкчесе буларак, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, медальләр белән бүләкләнә. Сугыш чорында күп язучыларыбыз иҗатында туган якны сагыну,аңа карата мәхәббәт бик ачык күренә.Бу табигый да.Туган җирләреннән еракларга китеп, якыннарыннан аерылучы сугышчы бу вакытта тагын нәрсә хакында уйлый ала иде соң?
“Туган җиргә мәхәббәт” шигыре туган якның нинди кадерле, якын булуын күрсәтә.Хәтта ул туган иле алдында ант та бирә. Аның кайбер сүзләренә көй язылган. Ә шагыйрьнең «Син кайтмадың» (М. Мозаффаров музыкасы) җыры Бөек Ватан сугышына багышланган иң гүзәл җырларның берсе буларак тәкъдим ителә.
Әдип Маликов “Юл юрагыз” шигыре.
Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләрдән тагын берсе хакында язып үтәсем килә. Әдип Маликов Сахалин утравының көньяк өлешен японнардан азат итүдә катнаша.Бу операциядә үзенә йөкләнгән хәрби бурычны җиренә җиткереп үтәгәне өчен, аны “Батырлык өчен”медале белән бүләклиләр.Сугыштан соң Әдип Маликов күпсанлы поэмалары һәм шигырьләре белән таныла.
Борчылмагыз,газиз әниләр,
Юл юрагыз безгә,әбиләр!
Тиздән,үтәп хәрби антны без,
Порт – Артурдан урап кайтырбыз.
“Юл юрагыз” шигыре 1945 елда язылган.Аның бирелгән анты тиздән чынга ашачак көннәр якынлашып бара инде. Язучы сугыштан сау – исән әйләнеп кайта. Димәк, аның биргән сүзе үтәлә.
Табигатьтә чишмәләр күп. Аларның кайберләре ургылып ага; кайберләре - салмак; кайберләре - шаулап, кайберләре агалар-агалар да, саегалар. Ә кайберләре гомер буе мул сулы булып агалар-агалар да, зур суларга килеп кушылып, диңгезләр хасил итәләр: табигатьне ямьләндерәләр, халыкка бәхет алып киләләр.
Сәйфи Кудаш “Бөтен йөрәктән”шигыре.
Ике әдәбиятка да ярты гасыр буе оста каләме белән зур хезмәт куеп килүче хөрмәтле Сәйфи ага Кудашны мин, зур диңгезләр хасил итүче мул, шифалы сулы, игелекле чишмәгә тиңләр идем. Сәйфи аганың биографиясе кызыклы, катлаулы. Сәйфи ага олы юлдан барган саеп гел ныгая, остара бара. Кайбер шагыйрьләр еллар узу белән авырая, сүлпәнләнә баралар, җилкә баса. Ә менә Сәйфи агада бу сыйфатлар киресенчә. Ул - картаймый да, сыгылмый да. һаман да яшь, һаман да көчле!Аның иҗатында шулай ук сугыш темасы яктыртылган. “Бөтен йөрәктән”шигырендә аның халкына булган ихтирамын күрәбез.Ул үзенең халкына беркайчан да хыянәт итмәс!

Гадел Кутуй шигырьләре.
1942 елның июнендә Гадел Кутуй фронтка китә. Ул фронтта да иҗат итүен туктатмый. Кызганычка каршы, ул сугыштан әйләнеп кайтмаса да, аның шигырьләре, әсәрләре үлемсез. Аның “Озату җыры”,”Партизанка”,”Батыр каберендә”,”Иртәнге уйлар”һәм башка шигырьләрен әйтеп үтәргә мөмкин.
Шагыйрь “Партизанка” шигырен 1941 елда яза. Ул партизаннарга хас сыйфатларны бер партизанка аша ачык күрсәтеп бирә.Әлеге партизанка дошманнарны җиңәргә ант бирә.Ул вакытта партизаннар бик күп батырлыклар күрсәтәләр. Яшерен рәвештә бик күп дошманны юк итәләр.
Сибгат Хәким “Курск дугасы”.
Шагыйрь иҗатын ни яшәтә? Язылган шигырьләрнең санымы? Бәлки, аларның күләме, томнарның калынлыгыдыр? Әллә инде үе яшәгән иҗатчының бик тә танылган шәхес, күренекле дәүләт эшлеклесе, кыю көрәшче булуы аның җырларының халык күңелендә онытылмыйча яшәвен тәэмин итәме? Әдәбият тарихы, үз чорында бик популяр булып, том – том китаплар чыгарган, әмма еллар үтү белән онытылган йөзләрчә исемнәрне белә. Халык күңеле иҗатчы шәхесенең кайчандыр алган мактаулы исемнәре, абруй- дәрәҗәләре белән дә исәпләшми, мал һәм байлык, дан һәм шөһрәт тә бервакыт онытыла, моң яши. Җыр язмышы шигырь юлларының эчке моңы, лирик геройны уйга салган хис-тойгылар, аларның эчкерсезлеге белән тыгыз бәйләнгән. Шулар булганда җыр яши, шагыйрь күңелендәге тибрәнешләр укучы күңелендә дә дулкын булып кабатланганда гына иҗатчы бәхетле. Сибгат Хәким татарның шундый бәхетле шагыйрьләреннән иде.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ул ут эченә керә. Сугышта ул –рота командиры, артиллерист, Курск дугасындагы атаклы сугыш дәһшәтен исән-имин кичеп, утлы юллар аша үтеп туган якка кайтып егылган, туган туфрактан көч алып, әдәбиятның алдынгы сызыгына баскан. Сугыш темасы аның иҗатында еш кабатланачак, “ ...язам,каләм белән түгел, язам Дугалар белән” диячәк ул гомеренең азагында. “...уттан бер чыкканнан соң икенче тапкыр керәсе килми. Әсәргә алыну минем өчен яңадан утка керү белән бер”, - дип язачак “Дуга” поэмасының керешендә.
Сугыш шагыйрь өчен канлы фаҗига гына түгел, ә утлар-ялкыннар эчендә үткән яшьлек тә.
Сибгат Хәким исемен болай гади генә әйтеп тә булмый,чөнки Бөек Ватан сугышыннан сау – исән әйләнеп кайткан, ут эченнән кайткач та, бик күп операцияләр кичергән,яшәүгә ышанычын югалтмаган, туганнарын, якыннарын яраткан, табигатьне өзелеп сөйгән кеше хакында нинди генә җылы сүз әйтсәң дә, аз тоелыр кебек.
Килмәгәннәр, уйланалар икән...
Муса кулын кысып ант эчкән,
Аны Бөек Ватан сугышына
Озатып калган антифашистлар
Ник залда юк?..
Нәби Дәүли
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк, 1941 елның 26 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа озак сугышырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләгә.
1942 елның яз башында аны, бүтән әсирләр белән бергә, Германиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы лагерьларда газап чигә. 1945 елның апрелендә, совет гаскәрләре Магдебургка якынлашып килгәндә, Н. Дәүли берничә иптәше белән лагерьдан кача һәм, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушыла. Сугышның соңгы айларында ул Совет Армиясе сафында солдат хезмәтен дәвам иттерә.
1945 елның декабрендә Н. Дәүли Казанга кайта һәм 1956 елга кадәр шәһәрнең төрле художество мастерскойларында художник-бизәүче булып эшли 1956 елдан ул язучы-профессионал сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Нәби Дәүлинең сугыштан соңгы чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге һәм заманга аваздаш ачык гражданлык пафосына сугарылган булуы белән үзенчә Җир язмышы, җирнең бүгенгесе, киләчәге өчен борчылу, тынычлык, көчен көрәш, шул юлда корбан булганнарга дан җырлау, гади хезмәт кешесенең бөеклеген һәм акылын биеккә күтәрү, тормышта очрый торган һәртөрле житешсезлекләргә, гаделсезлекләргә карата килешмәүчәнлек һәм, ниһаять, халыкара сугыш кабызучыларны, кеше гомерен талап яшәүче тираннарны фаш итү — менә болар әдипнең бу чор иҗатындагы төп тематик эчтәлекне тәшкил итә. Бу темалар аның күп санлы лирик, публицистик, сатирик шигырьләрендә, балладаларында, мәсәлләрендә, шигъри парчаларында, укучылар арасында аеруча популярлык казана. Сугыш чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләп язылган әсәрләр совет кешеләренең теләсә нинди авыр сынаулар кичкәндә дә көчле рухлы булып калуларын раславы һәм конкрет материал җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятле.

Шагыйрь биредә туган җирне саклау инде безнең үткән тарихыбыздан килгән традиция дип белдерә. Без Ватаныбызны фашистлардан шушы традицияне бозмау өчен дә саклап калырга тиешбез. Аталарыбыз васыяте шул.
Татар поэзиясендә күзәтелгән әлеге процесс шул чор тугандаш халыклар поэзиясенең күпчелегенә хас үзенчәлекләр белән уртак. Аларда да изге сугышка күтәрелергә, Ватаныбызны гомеребезне биреп булса да саклап калырга чакыру мотивы үзәктә тора. Саубуллашу һәм ант, тыл белән фронтның бердәмлеген күрсәтү, фашизмга чиксез нәфрәт һәм ачу , гадел үч алырга өндәү – сугышның беренче айларындагы поэзиясендәге уртак темалар.