Гомер вә шигырь – күкләр бүләге. Татар шундый халык – һәр авылы саен үз җырчысы, үз шагыйре бар аның. Безгә
кадәр дә шулай булган, бездән соң да шулай булыр...
Шигырьле, йолдызлы халык кына юлында адашмый.
Иге дә, чиге дә күренмәгән биниһая татар шигърияте күгендә бер балкыш
чыганагы булып кабынган якташыбыз, фронтовик, укытучы Габдулла Гаделшин
белән танышачакбыз. Йолдызлар нурдан гына торган кебек, Габдулла ага бер
булмышы, бар тормышы белән шигырьләрдән генә торган кебек.
Бел телеңне, бел динеңне,
Бел халкыңның үткәнен.
Ераклардан килә тарих,
Ул – гомерлек бүләгең, -
ди Г.Габелшин. Бу юлларны фәкать чын каләм остасы гына әйтә ала.
1
Зәйлеләр кечкенә гәүдәле, чал чәчле, көмеш мыеклы әлеге ага белән 1989 нчы
елларда яңадан танышалар. Чөнки ул бик күп еллардан соң, яңадан туган якларына
әйләнеп кайта.
Гаделшин Габдулла Сөнгатулла улы, 1919 нчы елның 14 нче октябрендә Зәй
районы Югары Шепкә авылында крестьян гаиләсендә туа. Гаиләләрендә сигез бала
була: җиде малай, бер кыз үсәләр.
Беренче шигыре 16 яшендә “Кызыл Зәй” газетасында басылып чыккач, егет
канатланып китеп, “Яшь ленинчы”, һәм “Ялкын” кебек җөмһүрият матбугаты
битләрендә нәниләр өчен шигырьләр, скетчлары, сәхнә әсәрләре чыгып кына тора
аның. Шигырь утында янган-дөрләгән Габдулла да өстенә шинель кия. Бу юлы чын
утка керә. Биш бертуган Бөек Ватан сугышында катнашалар. Иң олы абыйлары,
очучы майор Сафиулла, сугышта һәлак була. Габдулла ага икенче группа сугыш
инвалиды – сул аяксыз булып, капитан дәрәҗәсендә фронттан туган якларына
кайта. Ул өч сугышта катнаша: фин,1Габдулла Гаделшин.Зәңгәр күзләр. –Яр Чаллы,2000,3-6 б.
герман һәм япон сугышлары. Сугышта разведчик булып хезмәт итә. Сугыштан
кайткач, хәл-әхвәле бик кыенлашкач, табиблар аңа Урта Азия якларына китәргә,
шунда яшәп карарга киңәш итәләр. Ул көньяк кояшы астында тәненә - сихәт,
җанына тынгылык табып, хәләл җефетенең дә кайнар җылысын тоеп, укытучы
булып эшли, биш дистә елга якын балаларга гыйлем бирә. Шигърияткә килү хыялы
әнә шулай озак-озак дәвергә чынга ашудан ераклаша.
Г.Гаделшин турында шунысы мәгълүм: иртә белән елмайган кояш нигәдер
кичке якта нурлый күңелне. Тынгысыз йөрәкле Габдулла ага бер генә көн дә
язмыйча калганы булмый. Түбәтәен кигән шагыйрь офыкта таң нурлары пәйда
булган һәр иртәдә, сәгать телләре 6 ны сукканда, ул эш өстәле янында булган.
Бүгенге көндә аның бай иҗат мирасы тупланган. Ул – дистәләгән поэма һәм өч
шигъри роман авторы. Аның “Чылбырланган мәхәббәт”, “Канатсыз күбәләк”,
“Юлда очрашу”, “Кимсетелгән яшьлек”, “Бормалы сукмаклар”, “Канлы эзләрдән”,
“Зәңгәр күзләр” кебек күләмле, саллы иҗат җимешләре әнә шундыйлардан.
Ике зур җыентыгы басылып чыга: “Зәңгәр күзләр”, “Язмышлар казагында”. Бу
җыентыкларда шигъри романнар, дастаннар, поэмалар, күп кенә сәхнә әсәрләре
урын ала. Габдулла Гаделшинга татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен
Татарстан Язучылар берлегенең хөрмәтле әгъзасы таныклыгы бирелә.
Эшебездә Г.Гаделшинның “Зәңгәр күзләр“ җыентыгында басылып чыккан
“Канлы эзләрдән”, “Зәңгәр күзләр” һәм “Яшь чаклар” исемле шигъри романнары
белән танышачакбыз. Бу өч әсәр дә Бөек Ватан сугышы хатирәләреннән чыгып
языла. Ул аларны сугышта катнашкан авылдашларына багышлый.
Габдулла аганың шигъри романнарында солдат образы, аның рухи дөньясы,
кешелек сыйфатлары шагыйрьнең шәхси сыйфатларына, поэтик сиземләү һәм
гомумиләштерү үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, үзенчә гәүдәләндерә. Аның
иҗатында солдат образы сугыш эпизодларында күрсәтелә һәм бу образ аша әдип
сугышка үзенең мөнәсәбәтен гәүдәләндерә.Үзәккә лирик герой һәм аның
тирәсендәге кешеләргә, сугышка, туган иленә булган хис-тойгылары, кичерешләре
куела. Г.Гаделшинның бу әсәрләрендә ил язмышын гомереннән дә кадерлерәк
күрүче Гарәфи, тәвәккәл, яшәү көче үлемнән дә көчлерәк булган разведчик капитан
Вафин, курку белмәс, батыр рухлы Закир-Зонтик - дошманга каршы йөзгә-йөз
килеп сугышкан солдатлар. Аларның өчесен дә бер максат берләштерә: җиңүгә
ышаныч һәм фашизмга каршы нәфрәт. Бу образлар аша ул сугышның аерым
эпизодларын, фашизмның ерткычлыгын, совет солдатларының батырлыгын төгәл,
ачык детальләр белән бирергә омтыла. Алар өчен туган ил азатлыгыннан да
өстенрәк бер нәрсә юк.
“Зәңгәр күзләр” шигъри романында гади авыл егете Гарәфи турында. Ул
авылдашы, зәңгәр күзле Нәсимәгә үлеп гашыйк булган егет. Гарәфи Казанда көндез
төзелештә эшләп, кич инженер булырга укый. Яшьләр вәгъдәләшкәннәр. Менә
Гарәфи дипломлы инженер. Көзгә кавышырга хыялланып йөргән егетне хәрби
хезмәткә чакыралар, бу 1939 нчы елның 30 нчы августы була. Ике арада хатлар
йөри башлый. Гарәфи хәрби мәктәптә укый һәм лейтенант, рота командиры булып,Польша чигендәге Чигәрәдә хезмәт итә. Аның кайтыр көннәре якынлашкан вакытта
сугыш башлана. Гарәфи фашист кулына әсирлеккә эләгә. Үлем белән яшәү
арасында күп михнәтләр күререгә туры килә. Әсирләр лагерында, таш кискәндә,
бер әсир белән кача. Урманда качып ятканда төшендә сөйгән ярын - Нәсимәне
күрә, яхшыга юрый.. Чыннан да ул кая барырга белмичә тилмереп йөргәндә яхшы
кешеләргә очрый, алар белән чех партизаннарына килеп кушыла. Курку белмәс
егет партизаннар белән яшерен җир астындагы заводны юкка чыгаруда катнаша,
күперләр, эшелоннар шартлату, әсирләрне азат итү кебек батырлыклар эшли. Совет
Армиясе зур җиңүләр яулап, чех иленә кергәч, ул үзебезнекеләр белән кушыла.
Ләкин Гарәфидән сатлык җан, сәяси тоткын ясап, хыянәтче тамгасы тагып, Себергә
урман кисәргә озатыла. Ике ел урман кискәннән соң, аның эшен яңадан тикшерәләр
һәм аклыйлар. Моңа чех дусларының.ярдәме тия. Гаепсез дип, сугышта күрсәткән
батырлыкларын ачыклап азат итәләр. Туган ягын сагынып, ашкынып авылына
кайта. “Үлде”, дип, хәбәре килсә дә, зәңгәр күзле сөйгәне Нәсимә көтеп ала. Гарәфи
күпме генә авырлыклар кичерсә дә, күңелен төшерми, киресенчә, дәртләнеп яңа
тормыш төзүгә керешә. Аны совхоз директоры итеп билгелиләр, ә Нәсимәсе тавык
фермасы мөдире булып эшли башлый. Зәңгәр күзле мәхәббәте белән тигез
картаялар.
Әсәрен автор 1989-1999 нчы елларда Навоида башлап, Зәй шәһәрендә төгәлли.
“Зәңгәр күзләр” шигъри романында гади авыл егете Гарәфи образы белән әдип
меңнәрчә кешеләрнең язмышын сурәтли, чөнки аның протатиплары - үз эшләренең
дөресленә, гаделлегенә ышанган, оптимистик рухлы, батыр, курку белмәс совет
сугышчылары. Әсәр лирик герой исеменнән сөйләтелә һәм геройның теге яки бу
вакыйгага мөнәсәбәте күрсәтелә. Тормышның ачысын-төчесен күп татыган лирик
герой түземлелеккә, сабырлыкка өйрәнә һәм аның бу сыйфатлары автор
тарафыннан бүләкләнә дә.
Икенче зур күләмле шигъри романы “Яшь чаклар” 1978-1980 нче елларда
языла. Бу әсәре беркадәр “Зәңгәр күзләр” әсәре белән охшаш кебек. Монда да
лирик герой, капитан Вафин, сугышны Польша чикләрендә каршылый, ләкин
язмышлар охшаш түгел. Совет гаскәрләренең хурлыклы чигенүе, дошманның
рәхимсез басып алуы, фашизмның явызлыгы сурәтләнә. Фашист әсирләрне башта
Польшага, аннары Германиягә озата һәм күкрәкләренә номерлар сугып, карьерга
таш ватарга куа. Әсирләрнең тормышы тәмуктан да авыррак. Менә шундый
шартларга капитан Вафин да килеп эләгә.Ул бер карт конвой белән немецча
сөйләшә башлый һәм үзен “Волгадан, Саратовтан”, немец дип әйтә. Аның
сүзләренә саклык белән генә ышаналар һәм җиңел эшкә, ашханәгә күчерәләр.
Ничек оста алдадым дип,
Үз-үземнән оялам.
Искә төшә укыганда
Укытучым сүзләре:
- Күп тел белү бик кирәкле,
Өйрәнегез телләрне!
Мин бит татар, чын, саф татар,
Тонык сулы Камадан,
Зәй буенда, зур авылда
Яшиләр ата-анам.
1Ул бу юл белән үзен мәгънәсез үлемнән саклап калырга тели һәм фашистлар
аны Польшага яңа лагерьга тәрҗемәче итеп җибәрәләр. Озакламый урманга эшкә
җибәрелгәч, сакчыны үтереп, ун кеше белән берлектә әсирлектән кача һәм
Белоруссия партизаннарына килеп кушыла. Партизаннар отряды командиры
Кумачка башыннан үткәннәрне алдамыйча сөйләп бирә. Бу отрядта аның белән
таныш майор Ильин була, ул аны таный һәм үзләрендә отрядта калдыралар.
Капитан Вафинның тел белүе, хәрби осталыгы, кыюлыгы партизаннарга бик күп
батырлыклар эшләргә мөмкинлекләр бирә. Отрядның табибы Маринага гашыйк
була. Марина да аны ярата. Разведкадан кайтканда, Вафин, урманда әнисенең үле
гәүдәсе янында ике яшьләр тирәсендә, кечкенә кыз таба һәм отрядка алып кайтып,
Маринага тапшыра. Аны Наташа дип йөртәләр. Ул бала Маринага әни дип эндәшә
башлый... Дошманны җиңгәч, Вафин Марина белән Наташаны ияртеп, туган
авылына кайта. Үзе мәктәпкә эшкә урнаша, ә Марина авылда табибә булып эшли
башлый. Наташа бик тиз татарчага өйрәнә. Бәхетле, тыныч тормышта Марина
көтмәгәндә авырып китә һәм үлә. Лирик герой Наташаны үстерә, тормышка бирә,
тик үзе генә ялгыз гомер кичерә.
Менә бу әсәрнең лирик героенда Габдулла Гаделшинның үз язмышын
чагылдырган урыннар бар. Аның тормыш юлының кайбер хатирәләре капитан
Вафин язмышы белән чагыша.
Өченче Бөек Ватан сугышы турындагы “Канлы эзләрдән” исемле
_______
1Габдулла Гаделшин.Зәңгәр күзләр. “Яшь чаклар”. – Яр Чаллы,2000, 92 б.
әсәрендә дә ил язмышы өчен янып йөрүче инженер егет Закир турында яза. Ул
Маде исемле немец кызын ярата, ләкин сугыш башлана, аның хыялларын юкка
чыгара. Маде дошман ягына чыга һәм бик күп җинаятьләр эшли. Ул үз куллары
белән сөйгәне Закирның тәненә пычак белән йолдыз ясый һәм аны үлемгә хөкем
итә. Чөнки Закир тылда фашистларга каршы көрәшергә калдырылган активист
була. Закир бик күп авырлыклар белән качып котыла һәм партизаннарга килеп
кушыла. Бик күп батырлыклар эшли, фашистлар тарафыннан Зонтик дигән
кушамат тагыла. Дошманга каршы аяусыз көрәшә һәм сугыштан соң, Минскида
Мадены эзләп таба һәм хәрби трибунал аша аның җинаятьләрен ача. Хыянәтче
Маде бик күп еллардан соң гына җәзасын ала.
Бу әсәрендә әдип җир йөзендә бер генә җинаять тә, начар эшләр дә җәзасыз
калмый дигән фикерне алга куя. Әйе, һәркем үзенең эшләре өчен җавап бирергә
тиеш. Аның әйтәсе килгән фикере - явызлыкның нәтиҗәсе явызлык булып кайта, ә
яхшылык - яхшылык, якты истәлекләр булып кешеләр күңелендә саклана. Курку
белмәс, соңгы тамчы канына кадәр.